"Кыят" җәмгыятендә урып-җыюга ныклап әзерләнделәр

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Игеннәрне суктыруга керешкәнче, хуҗалыкларда бөртекле һәм кузаклы культуралар, агрегатлар, ындыр табакларын теземнәргә җәю һәм суктыруда кулланылачак комбайннар кабул ителә.

Башта урыннарда механизаторлар үзләренең кыр корабларын үзләре тикшереп, әзерлек сызыгына куялар. Аннары составына компетентлы белгечләр кергән махсус комиссия район җитәкчелеге белән берлектә һәр комбайнны ныклап тикшерү аша үткәрә. Шушы көннәрдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан махсус комиссия район хуҗалыкларында булып, кыр корабларын кабул итте.

"Кыят" җәмгыятендә урып-җыюга ныклап әзерләнделәр. Алты комбайнның барысы да ике механизатор белән тәэмин ителгән. 2014 гектар мәйданнан уңыш җыеп аласы бар. Бер комбайнга йөкләнеш 352 гектар тәшкил итә. Директор Владимир Грачев сүзләренә караганда, һава шартлары уңай булган очракта урып-җыюны 8-9 көн эчендә тәмамларга планлаштыралар. Комиссия әгъзалары җәмгыятьнең уракка әзерлеген югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International