Элеккеге район башлыгы Әбделхәй Хәйруллов турында “Каты токым” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе узды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Элеккеге район башлыгы Әбделхәй Хәйруллов турында “Каты токым” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге елъязманың авторы – якташыбыз Мөнир Әһлиуллин.

Кичәгә муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов һәм Әбделхәй Нәбиуллович белән бергә эшләгән җитәкчеләр, туганнары, дуслары килде.

Әбделхәй Нәбиулловичның район тормышын яхшыртуга керткән өлеше хакындагы бик күп сүзләр булды. Мәсәлән, буалылар районда асфальт юллар төзелүне беренче чиратта аның  исеме белән бәйлиләр. Шул рәвешле ул биш ел эчендә 96 авылда яшәүче кешеләргә авырлыкларсыз район үзәгенә барып җитәргә мөмкинлек биргән. Шул елларда гади колхозчыларның өйләренә электр җылыткычлар кертелгән, торак пунктларга газ үткәргечләр сузылган, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан рекордлы уңыш – 49,7әр центнер ашлык җыеп алынган.

Китапта аның белән эшләгән кешеләрнең истәлекләре дә бирелгән. Шундыйларның берсе – Россиянең һәм Татарстанның атказанган урман белгече Илгиз Хаффазовныкы.

“Мине Кайбыч урман хуҗалыгына директор итеп билгеләделәр. Ул вакытта Апас районы башкарма комитеты рәисе Әбделхәй Хәйруллов иде. Ул һәрвакыт урманнарның торышы белән кызыксынып торды. Бервакыт имәнлектә куркыныч корткыч  барлыкка килде, ул май аенда имәннең яшь яфракларын тулысынча ашап бетерә. Шуннан соң агачлар хәлсезләнәләр һәм күбесе һәлак була. Бу корткычны Казахстанда һәм Новосибирскта җитештерелә торган препаратны самолеттан сиптереп кенә бетереп була. Ә моңа 40 миллион сумга якын акча кирәк. Әбделхәй Нәбиуллович Татарстан Министрлар Кабинеты, Урман хуҗалыгы министрлыгы бусагаларын күп таптады, барыбер акча бүлеп бирүгә иреште. Шулай итеп без имән урманнарын саклап калдык”.

Элеккеге коллегабыз, 1990-1994 елларда “Байрак” район газетасының баш мөхәррире Ландыш Сәлахетдинова язмалары да кызыклы.

“Әбделхәй Нәбиуллович минем гозерем буенча кечкенә генә сәләмә агач йортта яшәүче ялгыз карчыкның тормыш хәлләре белән үзе барып танышты. Йортка керергә дә куркыныч: түбә өстеңә ишелеп төшәргә тора, карчык янәшәсенә балта куеп йоклый, имеш, ишелсә, балта белән аралап чыга ала. Шуннан берәр атна узгандыр, Әбделхәй Хәйруллов җитәкчеләр белән уздырган киңәшмәдә карчыкның тормыш шартын сөйләде. “Я, кайсыгыз фатир бүлеп бирә ала?” – ди. Озакламый әле кайчан гына исән калырмынмы, икән, дип, янәшәсенә балта куеп йоклаган карчыкка яңа йорттан барлык уңайлыклары булган фатир бирделәр”.

Тәкъдир итү кичәсендә катнашучылар тагын бик күп вакыйгаларны сөйләделәр. Һәрбер истәлек Әбделхәй Хәйрулловны көчле җитәкче буларак характерлады. Ул соңыннан, боларның барысын да тыңлап утырганнан соң,  районга иткән хезмәтен югары бәяләүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International