Саваплы эш, Иске Лашчы зираты яңа коймалы

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Әйләнечтән Иске Лашчы авылыннан шактый еракта биек үлән арасында урнашкан иске зират бүген ташландык хәлдә түгел. Авылдашлар аны тимер рәшәткә белән әйләндереп алдылар.

Туганнар Наил Галиев, Хәмит Мусин, Казанда яшәүче Ринат Шиһабетдинов үз акчаларына койма тоту өчен материаллар сатып алудан башланган эшкә Иске Лашчы һәм Килдураз авылларында, аннан читтә яшәүчеләр Рәшит Хәбибуллин, Илдар Гайфуллин, Рәүф Садретдинов, Рәмис Шәфыйгуллин, Илшат Исмәгыйлев кул көче белән кушылалар.

– Бездә эшкә уңган халык яши. Бер атна дигәндә рәшәткәләрне тотып та бетердек,  – ди Наил абый. Зиратның кайчандыр агач  коймасы булган булуын, тора-бара ул карала, ишелә башлый, аннан инде янып та китә. Мәйданын төпләре исән калган баганалар буенча чамалаганнар. Изге эш башкарган бу ир-атларның кечкенә чакларында бирегә әби-бабаларының зыярәт кылулары, үзләренең дә килүләре хәтерләрендә. Җәяүлеләр өчен турыдан анда юл ерак түгел.

– Алтынчы сыйныфта укыганда шуннан ерак түгел чөгендер утадык. Зират койма белән әйләндереп алынган иде.  Бәлки, ул бүгенгедән зуррак та булгандыр. Кабер ташлары да, чардуганнар да калмаган бит инде.  Ә бу бердәнбер таш һәм чардуган  авылга нигез салган Лашчы бабайга шулай ук чама белән генә куелды, – ди Рәшит абый. Монысы да күптән түгел генә барлыкка килгән. Бу эштә Айрат Зыятдинов белән Зөфәр Сәмигуллин ярдәм иткәннәр.  

Яңа танышларыбыз берочтан Килдураз һәм Иске Лашчы авылларына  бәйле кызыклы тарихны да сөйләп киттеләр. Моннан 250 еллар элек Иске Лашчы авылы шушы урында урнаша. Лашчы егете исә Ураз бабайның кияве булган, диләр. Алар башта тыныша алмасалар да, Лашчы егете 25 ел армия сафларында хезмәт итеп, кулына “пичәтле” кәгазь тотып кайтканнан соң, бабайның җирләрне бүлешми хәле калмый. Шуннан алар бергә кырлар чәчә башлыйлар. Соңрак  Иске Лашчы Килдураз күршесенә күченә. Әлеге урында авыл бетсә дә, иске зират кала.

– Хәзер дә ике авыл бер булып, дус яши. Исемнәре төрле булса да, авылдашлар без, – ди Наил абый. Менә шул авылдашлар күптән инде үлгәннәрнең кадерен белүне принциплары  итеп алганнар. Зиратларны төзекләндерүдә беренче генә эшләре түгел. Зиратларны тәртипкә китерүне алга таба да планлаштыралар.

– Саваплы эшләре өчен чиксез рәхмәт.  Алар барыбызга  үрнәк, – ди Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International