Җитәрлек тә, сыйфатлы да булырга тиеш

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Малларга сыйфатлы азык ашатканда гына алардан яхшы продукция алуга өмет итәргә була. Шул ук вакытта күләм ягыннан да сынатмаска кирәк. Быел район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүдә өлгеррәк, бигрәк тә печән төргәкләүдә. Былтыр 18 июльгә ул бары 2502 тонна тупланган булган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, быелның 16 июленә печән 6541 тонна, сенаж 68380 тонна хәстәрләнгән.

– Барлык хуҗалыкларда диярлек күпьеллык үлән-нәрнең беренче каты җыеп алынды. Кайберләрендә аны икенче катка чаптырырга керештеләр, берьеллык үләннәрне урдыру да дәвам итә. Азыкның сыйфаты даими тикшерелеп тора, – ди ул.

Буа ветеринария лабораториясе белгечләре бу максатта урынга чыгып та пробалар алалар, китерелгәнне дә тикшерәләр. Лаборатория начальнигы Надежда Шәйдуллина әйтүенчә, терлек азыгын җәйге тикшерү печән һәм сенаж массасының дымлылыгы, клетчаткасы, протеины, каротины күләмен ачыклауны үз эченә ала. Ә кышын сенаж сыйфаты тагын да күбрәк критерийлар буенча билгеләнә. Беренче чиратта анда сөт кислотасы мөмкин кадәр күбрәк барлыкка килергә, ә майлы кислота бөтенләй булмаска тиеш.

– Моңа технология таләпләрен төгәл үтәп ирешергә мөмкин. Сенаж базларын тиешенчә чистартып кую, үләнне туратып аңа ташыр алдыннан һавада берникадәр киптерү, базда инде җиренә җиткереп тыгызлау – мөһим шартлар шулар, – ди Надежда Аркадьевна. Аның әйтүенчә, барлык хуҗалыклар сыйфат өчен тырыша, алар арасында “Авангард” агрофирмасы, “Коммуна”, “Умная ферма” җәмгыятьләре аңа аеруча зур игътибар бирүчеләрдән. Печәнне һәм сенаж массасын җәйге тикшерүләр яшел урак башында барлык күрсәткечләрнең бик әйбәт булуын күрсәткән. 

“Дружба” агрофирмасының Адав-Толымбай бүлекчәсендә сенаж массасыннан беренче пробаны Надежда Шәйдуллина әле үткән атна ахырында гына алды. Биредә cенаж  өчен люцерна яңа гына өлгереп җиткән.

– Аны әле былтыр гына чәчкән идек. Беренче уңышын алабыз. Массасы әйбәт. Алдагы кичтән урдырып, икенче көнне 55 процент дымлылык белән салабыз. Һәр 100 тонна саен закваска өстибез,– ди ферма мөдире, зоотехник Газинур Җәләлов. Лаборатория мөдире аны экспресс алым – дымлылык үлчәү приборы белән урында ук тикшереп карады. Саннар әйтелгән белән чамаланды.

– Төгәл күрсәткеч лабораториядә билгеле булачак, анда тикшерү алымнары башка, – диде Надежда Аркадьевна массаны пакетка сала-сала. Кышын ул сыйфатлы сенажга әйләнсен өчен дымлылыкның 60 проценттан артмавы шарт.

“КамАЗ” автомобильләре базга бер-бер артлы кайтарган массаны Виктор Николаев бульдозер белән тарата, “К-700” тракторы белән Рамил Низамов тыгызлый калдылар, без кырда эш барышы белән танышырга юл алдык. 105 гектарлы люцерна кырында урдыруда Вадим Халбеков, үләнне туратуда Валерий Мукасев эшлиләр. Покослар калын күренә.

– Иртәнге алтыдан кырга чыгабыз инде. Көненә 300-350 тонна яшел масса төятеп җибәрәм. Оештыру ягыннан бернинди тоткарлыклар юк, автомобиль йөртүчеләр дә ташып өлгертәләр. Күбрәк эш башкарган саен үзебезгә әйбәтрәк, хезмәт хакыбыз шуннан, –  ди Валерий.

Сүз уңаеннан, бүлекчәдә бүгенге көнгә 110 тонна печән, 2500 тонна сенаж әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International