Сайлаучылар фактик урнашу урыны буенча тавыш бирә ала торган Система Татарстанда төбәк сайлауларында беренче тапкыр эшли башлаячак. 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда халык теркәлү урыны буенча түгел, ә фактик урнашу урыны буенча тавыш бирә алачак. Моның өчен башка төбәкләрдә кулланылган «мобиль сайлаучы» механизмы эшли башлаячак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтовка сылтама белән.
Мидхәт Рәфкат улы хәбәр иткәнчә, асылда булган урыны буенча тавыш бирү өчен, алдан ук махсус гариза язарга кирәк булачак, ааны КФҮ, дәүләт хезмәтләре порталы, тск яки УИК аша тапшырырга мөмкин булачак. Гаризалар 24 июльдә үк кабул ителәчәк. 28 июльдә гаризаларны кабул итү участок сайлау комиссияләрендә башланачак.