Өлкәннәр өчен махсус табиб, поликлиникада гериатрия кабинеты ачылды.

2019 елның 19 июле, җомга

Яше 65тән узган пациентларга медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтүче гериатрия кабинеты ачылды  район үзәк дәваханәсенең 2 номерлы поликлиникасында. Ул “Демография” илкүләм, “Өлкән буын” төбәкара проектлары кысаларында кабул итә.

Табиб-гериатр Әлфия Зыятдинова пациентларны махсус җиһазландырылган кабинетында кабул итә. Аның белдерүенчә, гериатр ярдәменә мохтаҗ әби-бабайларны участок табиблары җибәрә. Аларның күбесе психологик ярдәм сорап килә, табибка эчке кичерешләрен, зарларын сөйлиләр. Бу алар өчен мөһим. Чөнки өлкәннәрнең күбесендә картлык депрессиясе сизелә, хәтерләре дә начарая. Авыргач, элеккеге кебек йөгереп йөреп эшли алмауны да авыр кичерәләр, үзләрен кирәксез итеп хис итә башлыйлар. Мондый вакытта табибның җылы һәм кайгыртулы сүзләре дәвалый.

Әйткәнебезчә, гериатр әле социаль хезмәткәр ролен дә үти. Ул әби-бабайларның тормыш шартларын, алар белән яшәүчеләрнең ничек кайгыртулары хакында белешә. Проблемасы булса, чишәргә алына.

– Мәсәлән, әби өйдә егылган, ди. Мин алдан сәбәпләрен ачыклыйм. Ни өчен егылган? Идән тигез түгелме, аяк киеме уңайсызмы яки тотынып йөрергә тотынгычлар юкмы? Барысы хакында да белешәм, туганнары, социаль хезмәткәр белән сөйләшәм. Башка мондый хәл килеп чыкмасын өчен кирәкле чаралар күрәм, - диде гериатр.

Киләчәктә гериатрия дәвалау бүлекчәсен ачу планлаштырыла. Моңа инде әзерләнә башладык, дип белдерде Әлфия Зыятдинова. Димәк, кадерле картларыбызның гомерен озынайту өчен тагын да күбрәк шартлар булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International