Гражданнар игътибарына, электрны өзеп тору!

2019 елның 19 июле, җомга

2019 елның 2-8 августында "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү белән бәйле рәвештә Буа электр челтәрләре электр энергиясен вакытлыча бирү түбәндәге адреслар буенча туктатылачагы турында хәбәр итә:

2 августта Чуаш Киштәге авылында 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр котельная, мәктәп, ОБВ, ангар объектларында, ә 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мәктәп урамы буенча 1-39 нчы йорт (так ягы), Яңа урамы, 1-43 нче йорт; Пролетар урамы, 1-33 нче йорт; Ленин урамы, 1-37 нче йорт, котельная, клуб, кибет, почта объектларында электрны өзү планлаштырыла.

5 августта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Күшке авылы Мәктәп урамы буенча 1-33 нче йорт, мәктәп, котельная, клуб, спорт залы утсыз калачак. 7 августта 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр-ындыр табагы.

5 августта 8: 00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр электрны өзү Түбән Наратбаш авылында Иреклек урамындагы 1-33 нче номерлы, Беренче Май урамындагы 1-38 нче номерлы, Җиңү урамындагы 1-18 нче номерлы йортларда планлаштырылган.

5 августтан 7 августка кадәр 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Күгәлнә һәм Аккүл авылларында яшәүчеләр утсыз калачак.

6 августта 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татар Буасы авылының Молодежная урамы, 1-37 нче йорт (так ягы), Школьная урамы, 1-46 нчы йорт; Үзәк урамы, 1-84 нче йорт, Залесная урамы, 1-11 нче йорт; Набережная урамы, 2-41 нче йорт, мәчет, сулык, авыл советы, кибет, ангар объектларында электрны өзеп кую планлаштырыла.

Шулай ук 6 августта сәгать 3.00 дән 6.00 сәгатькә кадәр Чурак, Кайбыч, Югары Наратбаш авыллары халкы да утсыз калачак.

8 августта 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Тутай авылында Октябрь урамы буенча урнашкан 1-43 нче йортларда  ут булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International