«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУнең Буа, Чүпрәле, Апас районнарында филиалы мәктәп формасын ничек сайларга икәнлеге турында хәбәр итә.

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Ел саен баланы мәктәпкә әзерләү вакыты җитә, шуңа күрә һәр ата-ана аны пөхтә һәм матур киендерергә тели. Әгәр бала кагыйдәләр буенча укучылар өчен махсус форма булуны таләп иткән мәктәпкә йөрсә,һичшиксез, бу форманы иң сыйфатлы итеп сайлап аласы килә. Мәктәп өчен киемнәр сайлаганда, ул эшләнгән материалларның сыйфатына, уңайлы булуына, бала өчен куркынычсыз булуына, аның ныклы булуына да игътибар итәргә туры килә.

НӘРСӘ САТЫП АЛЫРГА?

Малай өчен:                                        
Чалбар
Күлмәк
Пиджак
Классик жилет

Кыз бала өчен:
Итәк
Пиджак
Сарафан
Блузка

НӘРСӘГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ?
ИСЕ

Киемнең кискен исе тукыма буяу вакытында кулланыла торган зарарлы яки куркыныч химик матдәләр текстиль материалларында эчтәлеге турында сөйли.

ТЕГЕЛЕШ

Кысан итәк яки чалбар корсактагы авыртуларга китерәчәк. Кысан күлмәкләр, блузкалар баланың сулышын бозачак һәм бала организмы кием астында вентиляция җитмәү сәбәпле кызачак

ЭЧЛЕК

Эчлек, һичшиксез натураль тукымадан булырга тиеш

ТУКЫМА
Мамык  һәм җитен яз һәм җәй өчен, ә йон һәм кашемир кыш өчен туры килә. Шунысы мәслихәт, тукыма өлешчә синтетикадан торса, ул кием-салымны гомерле итә һәм ааны карауны гадиләштерә.

ТӨС ГАММАСЫ
Форма тыйнак булырга тиеш, артык ачык төсләр сайларга кирәк түгел. Өстенлекне пастель төсләргә, соры, беж, көрән, кара-зәңгәр тонларга бирегез

Документлар
Сатып алучының беренче таләбе буенча сатучы басмаларга туры килү турында декларация яки тәңгәллек сертификаты бирергә тиеш.

МАРКИРОВКА
"Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукция иминлеге турында" ТР ТС 007/2011 99 ст. 8 п. нигезендә, мәҗбүри таләпләргә өстәп, балалар киемен маркировкалау мәҗбүри таләпләргә ия булырга һәм өстәмә мәгълүмат күрсәтелгән булырга тиеш :
- эшләнмәнең өске һәм өстәмә материалында табигый һәм химик чималның (процент эчтәлеге) төре һәм массакүләм өлеше (процент микъдары) (чималның процент эчтәлегенең факттагы күрсәткечләрен кире кагу 5 проценттан артмаска тиеш);

- эшләнмәнең күләме типовой күләмле шкала яисә норматив документ таләпләренә туры китереп продукциянең конкрет төренә туры килә торган күләме;
- эшләнмәне карау буенча символларны һәм (яки) эшләнмәне эксплуатацияләү процессында карау үзенчәлекләре буенча Инструкцияне (кирәк булганда).

АТА-АНАЛАРГА КИҢӘШЛӘР

Размерын җентекләп сайлагыз. Балага яңа формада уңайлы булуына инаныгыз. Кием кыенсынулар булдырырга тиеш түгел.
Мөмкинлек буенча, балага бер атна эчендә алыштырырга уңайлы булсын өчен, берьюлы берничә мәктәп киемен сайлап алыгыз.
Фоманы үсешкә сатып алырга кирәкми. Балада мондый форма башта бик зур, аннары таушалган булып күренәчәк.
Әгәр малай тәбәнәк буылы һәм тазарырга мөмкин - ике төймәле пиджак сайлагыз, әгәр төз һәм биек буйлы- күп санлы төймә белән алыгыз. Пиджактагы эчлеге йомшак булырга тиеш, ә өске катлам өчен тукыма-бөтерелмәскә тиеш.
Форманы бик игътибар белән карагыз. Полиэфир күп булган эшләнмәләрдә вакыт-вакыт катышкалар хасил була.
Кесә өчен һәм якалары янында вставкалар булуы әйбәт, алар пиджакка сузылырга ирек бирми.
Әгәр киемнең ярлыгында химчистка күрсәтелгән икән — бала өчен мондый киемнән баш тарту яхшырак, чөнки эшләнмәләрне чистартканда кулланыла торган химик матдәләр укучының сәламәтлеге өчен зыянлы булырга мөмкин.

 

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге- 8 800 555 49 43.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Сез «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының Буа, Чүпрәле, Апас районнарында консультация пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 422430, Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 В йорт, яки (8-84374)3 5447.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International