"АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белән туры линия узачак

25 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

25 июльдә 14.00 дән 15.00 гә кадәр «АиФ-Казан» редакциясендә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре белән «туры линия» узачак. Укучыларның сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Заречный бүлеге начальнигы Марина Фәттахова һәм Кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина җавап бирәчәк.

- 2019 елда бакчачылар өчен нәрсә үзгәрде?
- Бакчада нәрсә төзергә ярамый?
- Хәзер шәхси торак йортларны рәсмиләштерү тәртибе нинди?
- "Дача  амнистиясен" озайталармы һәм бу очракта күчемсез милекне рәсмиләштерү тәртибе ничек үзгәрәчәк?
- Күпфатирлы йортлардагы фатир хуҗалары йорт яны территориясеннән ничек файдалана алалар?

Укучылар сорауларына Марина Владимировна һәм Ләйсән Рифкатовна күрсәтелгән вакытта, (843) 526-95-16, 526-95-39, 526-95-30 телефоннары Аша җавап бирәчәкләр

Сорауларны шулай ук алдан ‒ күрсәтелгән телефоннар буенча бирергә яки аларны  aegorov@aif.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. "Хат темасы" бүлегендә "Туры линиядә сорау" дип языгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования