Казанда 14 - 18 август көннәрендә натураль продуктлар ярминкәсе узачак

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның  14 – 18  август  көннәрендә  “Казан ярминкәсе” күргәзмә  үзәге  территориясендә  узачак  азык-төлек  продуктларының  беренче  махсуслаштырылган  «Натураль продуктлар  ярминкәсе» күргәзмәсендә  катнашырга  чакыра.  

Күргәзмә  кысаларында  түбәндәге  тематик  бүлекләр  оештырыла:     фермер  продуктлары, экопродуктлар, ит  һәм  кош  ите,  балыктан  һәм  иттән  затлы продуктлар (деликатеслар), ярымфабрикатлар, сөт  продукциясе, сырлар, десертлар, кондитер  әйберләре, киптерелгән  гөмбәләр  һәм  җиләкләр,  бал һәм  умартачылык  продуктлары, чикләвекләр  һәм  коры  җиләк-җимеш,     ңөрес  туклану, азык-төлек  продуктларын  китерү.

Күргәзмәдә фермер хуҗалыклары,  ит комбинатлары, сыр әзерләү оешмалары,  сөт  заводлары,  икмәк-кондитер  комбинатлары,  балык  сәнәгате  предприятиеләре,  сок,  су, чәй,  кофе җитештерүчеләр  катнаша  ала.  

«Натураль продуктлар  ярминкәсе» бер  үк  вакытта  берничә  мөһим  бурычны  хәл  итәргә  ярдәм  итә,  болар:     товарны  яңа  базарга  чыгарырга, файдалы,  эшлекле  тәкъдимнәр  алырга,   сәүдә  өчен  яңа  юллар   табарга,  үз продукцияңне стендтан  ук  сатарга һәм  турыдан-туры  максатчан  кулланучыга  сатарга,  базарны  өйрәнергә һәм  көндәшләрне  бәяләргә.    

Чара  Казан халкына  һәм  аның  кунакларына  да,  шулай  ук  үзләренең  сәүдә  нокталарында ассортиментны  киңәйтү  өчен  азык-төлек  продуктлары  сатучыларга һәм   тәкъдим  ителүче продукция базарын  өйрәнү  өчен барлык  җитештерүчеләргә  дә   кызыклы  булачак. Катнашуга  гариза бирүне  һәм  күргәзмәгә  бушлай  билет  алуны  сылтама  буенча  башкарырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International