Буалылар үз ишегалларының проекты нинди булачагын үзләре хәл иттеләр

26 июль 2019 ел., җомга

Буада яшәүчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, "Безнең ишегалды" проекты кысаларында, ишегалларының  проекты нинди булачагын хәл иттеләр.
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат  Гайзатуллин шәһәребезнең Титов урамындагы 2, 4, 6, 8 нче күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында алар булачак ишегалларының проектлары турында фикер алыштылар. ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары "Безнең ишегалды" ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән таныштырдылар. Моңа республика халкының мөрәҗәгатьләре сәбәп булды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады һәм күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлауның максатчан программасын эшләргә кушты. Бу проект Буада да тормышка ашырыла башлады. Биредә яшәүчеләр типлаштырылган проект белән зур кызыксыну белән таныштылар һәм үз төзәтмәләрен тәкъдим иттеләр, сәяси партиянең халык ихтыяҗлары турында кайгыртуын аеруча билгеләп үттеләр.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова барлык тәкъдимнәрне дә язып алды, яңа үзгәрешләр кертергә теләсәләр, яшәүчеләр белән элемтәдә торуын әйтте.

Искәртеп узабыз, проектлар биш елга эшләнә, һәм 2020-2024 елларда Татарстанда республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә ишегалды территорияләрен ремонтлау тәкъдим ителә. Буада 20 ишегалды төзекләндереләчәк, шуларның 12се проектның беренче этабында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования