Буа шәһәренең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен "Саклык дәресе" узды.

2019 елның 26 июле, җомга

Буа муниципаль районының Ял үзәгендә методистлар Буа шәһәренең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен «Саклык дәресе» дигән профилактик чара оештырганнар.
Чакырылган ЗПСО №1 хезмәткәрләре балаларга үз эшләре, су коену сезоны вакытында сулыкларда куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр, суда куркынычсызлыкның гомуми кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тараттылар, укучыларны янгын-коткару кораллары, сулыш һәм тире органнарын шәхси саклау чаралары, шәхси саклану чаралары белән таныштырдылар.

Чара ахырында балалар өчен «Татаркино» дәүләт учреждениесеннән «Зина һәм Кеша гадәттән тыш маҗаралары»дигән тематик мультфильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International