Буа "Игелекле капкачлар" Бөтенроссия экологик-хәйрия проектында катнаша.

2019 елның 26 июле, җомга

Беренче булып акциягә Буа машина төзелеше заводы коллективы кушылды. Заводның баш инженеры урынбасары Сергей Сергейчев сүзләренә караганда, әлеге проектта аларга шәһәр Башкарма комитетында катнашырга тәкъдим иткәннәр. Эшчеләр капкачларны икенче көн генә җыйса да, керү юлында куелган пластик контейнер яртылаш тулган инде. “Без барлык хәйрия һәм экологик акцияләрдә катнашырга тырышабыз. Безгә бу инвалид балаларга ярдәм булачак, диделәр. Өстәвенә, без табигатьне пластик чүп-чардан чистартуга үз өлешебезне кертәбез", - ди баш инженер урынбасары.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев хәбәр иткәнчә, әлеге проектта район сәламәтләндерү лагерьларында өченче сменада ял итүче балалар катнашачак. Акция шулай ук шәһәр һәм район балалар бакчаларында, мәктәпләрендә дә узачак. Проект тәмамлангач, җыелган барлык "Игелекле капкачларны" Казанга илтәләр.

Хәйрия фонды икенчел чималны тапшырудан кергән акчаны мөстәкыйль йөри алмаган балалар өчен инвалид коляскалары сатып алуга юнәлдерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International