Буа шәһәре урам киносы фестивалендә катнаша

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Бу җәйдә Россиянең 1000нән артык шәһәре дөньяда иң масштаблы кыскаметражлы киносмотрын кабул итәчәк. 6 ел эчендә яшь режиссерлар төшергән иң яхшы кыска метражлы фильмнарга миллионнан артык тамашачы бәя бирәчәк. Оештыручылар хис-тойгыларга һәм оригиналь сценар йөрешләргә бай программа вәгъдә итә. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Барлык киноманнарны 7 август көнне 19: 00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк мәйданында, "Ял үзәге" каршында көтеп калабыз. Бергәләп бу фестивальне каршы алыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International