Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча лидер - районнарны атадылар

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  7 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.   Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.    

Чарада  Татарстан  Республикасының  муниципаль районнарындагы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләренең    селекция-нәсел эше  буенча  хезмәтләре  вәкилләре  һәм башка җаваплы  затлар  катнашты.  

Киңәшмә башында тему «Авыл  хуҗалыгы хайваннарына  генетик    экспертиза: микросателлит маркерлар  нигезендә  тест системасын  куллану»   темасына  нотык  белән  «Татарская МВЛ» ФГБУ директоры  урынбасары   Айдар Садриев  чыгыш  ясады.  Сүз  биредә,   «Applied Biosystems 3500» генетика анализаторында  үзебезнең  җыелманы  кулланып, микросателлит  маркерларның ДНК-анализына  нигезләнгән эре  мөгезле  терлекләрне  генетик  экспертизалау меттодикасын гамәлгә кертү  турында  сүз  бара.     

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында  катнашучыларны  терлекчелек  тармагының  7 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Ул  үз  чыгышында  сөт  һәм ит  җитештерүгә,  шулай  ук  терлекләрнең  баш санын саклап  калуга  басым  ясады.  

Бүгенге  көнгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр  саны    721,8 мең  баш тәшкил  итә, шул  исәптән сыерлар  – 242,3 мең  баш, дуңгызлар – 451,4 мең  баш, сарык-кәҗәләр  – 58,2 мең  баш, кош-корт – 14,5 млн  баш, атлар  – 19,9 мең  баш.

Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан  7 айда    795,4 мең тонна (104%) сөт, 232,7 мең тонна (102%) ит  җитештерелгән (үстерлгән),  шул  исәптән   эре  мөгезле  терлекләр  - 57,2 мең тонна (99%), дуңгызлар  – 52,3 мең тонна, кош-корт  – 121,7 тонна.

Министр урынбасары сүзләренә караганда,  эре  мөгезле  терлекләр саны  ел  башыннан  бирле    Мамадыш, Балтач,   Саба,  Кукмара,  Әлки,  Чүпрәле, Буа,  Балык Бистәсе, Әтнә һәм Тәтеш  районнарында  арткан. 

Республикада  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм КФХларда  7 августка тулаем савылган  сөт  күләме    3909,4 тоннадан  артып китә, бу   узган  елның  шушы  чорына  караганда   152,8 тоннага артык,  ягъни   104,1%  тәшкил  итә.  

Кукмара, Балтач,  Әтнә,   Актаныш, Саба, Әлки,  Нурлат, Алексеевск, Түбән Кама, Буа, Тукай, Әлмәт, Тәтеш, Менделеевск  районнары -  болар   сөт  җитештерү  күләме  иң күпкә  арткан  районнар.   

Аннары  чарада  катнашучылар эре  мөгезле  терлекләр  җитештерү  күрсәткечләренә  тукталдылар.    Бу  юнәлештә  артым  күп булган районнар:    Актаныш, Кукмара,   Мамадыш, Саба,  Аксубай, Тукай, Сарман, Тәтеш, Югары Ослан һәм Менделеевск  районнары. 

Киңәшмә барышында  «Татарстан  Республикасының аквакультура һәм умартачылык  идарәсе»  ДБУ  генераль директоры    Фәиз Динмөхәммәтов чыгыш  ясады.  Аның  сүзләре  буенча,  республикада  умарталыкларны  паспортлаштыру  буенча  эшләр  башкарыла,   умарта  ояларын  чиплаштыру һәм  умартачыларның  реестрын  булдыру  күздә  тотыла.  Эш Татарстан  Республикасының  дәүләт  ветеринария  хезмәте  ярдәмендә  башкарыла.   «Бу аграрчыларга  үсемлекләрне яклау  чараларын яклау  буенча  эшләр  башкарылу  турында  алдан  хәбәр  итүне сыйфатлырак итәргә  ярдәм  итәчәк», - дип  аңлатты  нотыкчы. 

Монна тыш,  киңәшмә  барышында  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  ясалма орлыкландыруның  мөһимлегенә  тукталдылар.   Бу  эшне оештыру  турында  Татарстан районнарының  моңа  җаваплы  белгечләре  сөйләделәр.    

Очрашу  барышында  Нәҗип Хаҗипов шулай  ук  “Ат көне” бәйрәмен  билгеләп  үтәргә  җыену  турында  әйтеп  узды,  ул  Арча  районында 14  сентябрьдә  узачак.   Чара  кысаларында  Татарстан  Республикасының  Атчылык һәм ат спорты  федерациясе призына, «Аргамак» призына,    «Авыл  егетләре» призына,    «Ат көне» призына ат чабышлары  уздыру,  шулай  ук     атларда көрәш буенча  «Аударыш» чемпионатын  һәм башка чаралар  уздыру  планлаштырыла.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International