Район җитәкчелеге районның медицина учреждениеләре коллективлары белән очрашты

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Буада ооешмалар һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән традицион очрашулар уза. Кичә Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә районның медицина оешмалары коллективлары белән очрашу булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин катнашты. Шулай ук чарага районның социаль учреждениеләре, хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде.

Очрашу барышында катнашучылар район территориясендә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спортны үстерү буенча алып барылган эш белән таныштылар. Үзара салым буенча җыелган акчага башкарылган эшләр, урамнарны һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү, шулай ук шәһәр территориясен үстерү перспективалары турында докладлар тыңланды.

Дәүләт Советы депутатлары үз чыгышларында республиканың һәм районның социаль-икътисади үсеше турында, татарстанлыларның тормыш сыйфатын тәэмин итү буенча алып барыла торган эш турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International