Татарстан балаларын һәм яшьләрен театр афишалары конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

6 яшьтән 17 яшькә кадәрге Татарстан балалары, шулай ук 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр «Театраль Идел буе»дип аталган студентлар һәм мәктәп театр коллективларының округ фестивале өчен афишалар конкурсында катнаша ала. Конкурс РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты балаларның һәм яшьләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, шулай ук аларның игътибарын фестивальгә һәм театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан уздырыла.
Катнашу өчен гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә, ә конкурс нәтиҗәләре ноябрь ахырында билгеле булачак.

Конкурсның нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында "Конкурс" өстәмә битендә танышырга мөмкин. Гаризаны  theatres.fest@mail.ru электрон почта аша бирергә була  ("афишалар конкурсы" тамгасы белән).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International