Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Буа районында булды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 8 августта, Буа муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов булды. Район башлыгы Марат Җаббаров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов озатуында ул «Авангард» ҖЧҖ агрофирмасында урып-җыюның торышы белән танышты, Дәүләтшин Җәмил һәм Салаватуллин Фирдүс крестьян-фермер хуҗалыкларында булды.
Һава торышының начар булуы урып-җыю кампаниясе темпларының түбәнәюенә сәбәп булса да, район игенчеләре аяз көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Урып-җыю кампаниясе барышы күрсәткечләре буенча район хуҗалыклары арасында «Авангард» ҖЧҖ алдынгылардан санала, бүгенге көндә алар бөртеклеләрнең 30% ы җыелган. Икенче урында – «Дружба» агрофирмасы, өченчедә - «Заря " ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International