Виолетта Вәлиуллина әнисе Альбина кебек көрәш буенча тренер булачак

2019 елның 9 августы, җомга

Виолетта Вәлиуллина әнисе Альбина кебек көрәш буенча тренер булачак. Бүген ул Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты.

Биш яшеннән самбо, дзюдо, билбаулы көрәш белән шөгыльләнгән кыз киләчәктә кем булачагын күптән белә иде. Быел Адав-Толымбай мәктәбен тәмам-лап, кулына аттестат, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен алуга документларын академиягә илтеп бирде. Баллары яхшы, уку йортында гомуми физик әзерлек, һәм көрәш буенча сынауларны да уңышлы тапшырды. Башкача булу мөмкин дә түгел – дистә елдан артык көрәшче стажы булган һәм сигез яшеннән пьедесталга күтәрелә башлаган Виолеттаның бу өлкәдә җиңүләре санап бетергесез. Үзен районда, республикада гына түгел, Идел буе федераль округы, Россия күләмендә дә танытты. Ил чемпионатында билбаулы көрәш буенча өченче урын алды. Яулаган уңышлары белән билбаулы көрәш буенча спорт остасына кандидат, самбо һәм дзюдо буенча беренче өлкән спорт разряды нормаларын үтәде. Тагын дзюдо буенча кызгылт сары билбау иясе ул.

– Академиядә спортка вакыт күбрәк булачак. Ныклап шөгыльләнеп, зуррак үрләр яулыйсым килә, – ди Виолетта.  Якыннары да аның алга куйган максатына ирешәчәгенә ышана.

– Кечкенәдән үҗәт, тырыш булды ул. Беркайчан да миңа аркаланмады, – ди озак еллар эшчәнлеге дәвамында самбо һәм билбаулы көрәш буенча икешәр спорт остасына кандидат, күпсанлы Татарстан, Идел буе федераль округы, Россия чемпионнары һәм призерлары әзер-ләгән тренер әнисе Альбина Петровна.

Гомумән, Виолетта Адав-Толымбайның спортчы җиңүче һәм җиңүчеләр әзер-ләүче Вәлиуллиннар нәселеннән. Әтисе  Марат һәм абыйсы Эдуард волейболда, Эдуард тагын милли көрәштә район данын еракларга таратучылар. Гаиләне шимбә көнне билгеләп үтелүче физкультурачы көне белән котлап, киләчәктә  уңышларының ишәюен, Виолеттаның тренерлар династиясен лаеклы дәвам итүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International