Бүген бөтенроссия физкультурачылар көне

2019 елның 10 августы, шимбә

Үз тормышларын спорт белән ббәйләгән барлык кешеләрне Бөтенроссия физкультурачылар көне – энергияле, шат күңелле һәм көчле рухлы кешеләр бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бүген үзләренең һөнәри юлын сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, спортны үстерүгә багышлаучылар — тренерлар һәм укытучылар, спортчылар, спорт ветераннары адресына иң изге сүзләр һәм котлаулар яңгырый.

Спорт төрле буын кешеләрен, төрле эшчәнлек алып баручыларны - сәламәтлекне озак елларга саклап калырга, актив, кызыклы булырга теләүчеләрне берләштерә. Спорт белән шөгыльләнүнең районыбызның шәһәр һәм авыл җирлекләре халкы өчен чын-чынлап массакүләм һәм һәркем өчен ачык булуын күрү күңелле. Буа районы алга таба да үз спорт казанышларын ныгытыр, сәламәт яшәү рәвеше районның һәр кешесе өчен норма булыр, дип ышанабыз. Барлык спортчыларга, тренерларга, спорт сөючеләргә озын гомер, куелган максатларга ирешүдә уңышлар, спортта яңа җиңүләр, тынычлык һәм иминлек телим!

Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International