Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган чаралар узды

2019 елның 10 августы, шимбә

Бүген шәһәрнең Үзәк стадионында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт-массакүләм чаралар узды. Буа муниципаль районында "спорт һәм сәламәтлек" бәйрәме яшь спортчылар, тренер-педагоглар һәм спорт ветераннары өчен котлау һәм бүләкләүләрдән башланды. Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова спортчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Үзешчән сәнгать осталары, шулай ук безнең районның яшь артистлары чыгышларыннан соң спорт ярышлары башлануга старт бирелде. Бу көнне буалылар үз көчләрен футбол, армреслинг, шахмат, гер күтәрү, аркан тартышу һәм башка спорт төрләрендә сынап карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International