“Туган җир чәчәкләре” конкурсы старт алды

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Районда Россия Федерациясендә Театр елына, Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышланган чәчәкләр конкурсы үткәрелә.

Ул 12 августтан 23енә кадәр (23 августны да кертеп) дәвам итәчәк.  Анда бернинди чикләүләрсез шәһәр һәм район предприятиеләре, учреждениеләре, уку йортлары, ТСЖлар катнаша ала. Яшь чикләүләре юк. Һәр катнашырга теләүче 23 августка кадәр номинацияләр буенча заявканы район үзәк китапханәсе каршында урнашкан оештыру комитетына китерергә тиеш. Конкурска нәтиҗәләр 30 август көнне “Җитештерү һәм орынып торучы территорияне чәчәк белән иң матур бизәүче – “Чәчәк гармониясе”, “Шәхси йорт алдын чәчәк белән иң матур бизәүче – “Йортым янында чәчәкләр”,  “Россиядә Театр елына һәм Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланган “Чәчәкләр балы” (Театр елы – театраль костюмнар, Эшче һөнәрләр елы - “Минем һөнәрем” исемле чәчәкләр панносы),  “ТСЖны чәчәк белән иң матур бизәүче – “Минем чәчәкләр иле” номинацияләре буенча ясалачак.  Җиңүчеләр шәһәребезнең 239, районның 89 еллыгына багышланган бәйрәмдә бүләкләнәчәк. Конкурсны оештыру комитеты адресы: Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 155 йорт. Телефоны: 8(84374) 3-23-60.

Электрон почтасы: bua.bibl@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования