Август уртасы – кызу урак өсте булыр чак

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Әмма июль азагыннан бирле туктаусыз яуган яңгырлар кырда иркенләп эшләргә мөмкинлек бирми. Көннәрнең утырып китүен түземсезлек белән көткән игенчеләр әлегә кояшлы сәгатьләрне генә “урларга” мәҗбүрләр. “Дружба” агрофирмасында ике атна инде шул рәвешле эшлиләр.

  Әби-бабаларыбызның кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, дигәнен бик яхшы аңлап,   күктә кояш күренү белән кырга ашыгабыз. Комбайнчылар да эшләргә атлыгып, хәбәр килгәнне көтеп кенә торалар, – ди агрофирма директоры Радик Гыйсмәтов. Аның әйтүенчә, агрофирмада егәрлекле 21 комбайн бар. Көйле һава торышы килгәндә алар белән уракны ике атна эчендә төгәлләп булыр иде. Ә бүген тәүлегенә 700-800 гектарда ашлык суктырасы урынга кайбер көннәрдә бөтенләй эшсез торырга мәҗбүрләр. Иң яхшы, дигәндә дә, бушаган мәйданнар күләме 200-250 гектардан артмый. Хәер, анысына да шатланырсың. Бәлки көннәр утырыр, дигән өмет тә бар. Яңгырсыз туган дүшәмбе иртәсендә дә шулай уйлап, “Толымбай” бүлекчәсендәге 448 гектарлы язгы бодай кырына төштеләр. 

– 1995 елдан, 5 сыйныфны тәмамлаганнан бирле уракта катнашам мин. 20 ел инде комбайнны үзем иярлим. Моның кадәр авыр елны күргәнем булмады. Комбайннарыбыз төзек, ягулык бар, үзебез әзер, игеннәр әйбәт, ә эшләп булмый. Көненә иң күп дигәндә 5-6 бункер иген суктыру нәрсә инде ул, – ди Алексей Николаев ачынып. Комбайннар  авырлык белән булса да, кырларны иңли әле. Ә менә анда автомобильләр керә алмый. Комбайнчылар бункерларын тутыралар да, кыр башына ашыгалар, чөнки машиналар шунда гына килә ала. Әлегә башкача мөмкин түгел. Оештыру эшләре исә, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә. Комбайнчыларны ашчылар Зөлфия Сәлахетдинова белән Дилә Рәхимова чиратлашып кырда тәмле итеп ашаталар. Кырда өлкәннәр Римма Гусева белән Әмир Сабирҗанов бар исәпне төгәл алып баралар.

Менә шундый уртак тырышлык белән дружбалылар 13 августка игеннәрне барлык мәйданның 17,7 процентында җыеп ала алганнар.

– Бөртеклеләрне 11 мең гектарда иктек. 507 гектарын уҗымнар тәшкил итә.  Начар кышласалар да, шул кадәр мәйданны  калдырып, язын ике мәртәбә аммиак селитрасы белән эшкәрткән идек. Әйбәт күтәрелделәр. Аларны көч-хәл белән җыеп алдык. Һәр гектардан уртача 32 центнер уңыш чыкты, — ди җитәкче.  Инде ике атнадан көзге культураларны да чәчәргә керешмәкчеләр. Быел дым җитәрлек, шуңа да аларның мәйданнарын арттырырга – 4300 гектарга җиткерергә уйлыйлар. 400 тонна орлыкны яңа суктырылган бөртекләр, 120сен – күчмә фонд чәчү-леге тәшкил итәчәк. 600 тоннасын Буа орлык заводыннан алачаклар. Без килгән көнне агрофирма автомобильләре шунда иде. Кайткан берсе кырга килә торды. Комбайнчылар машиналар күренүгә комбайннары янына, бункерларын бушатырга һәм суктырырга ашыктылар.

Яңгырлар аркасында дымлылыгы гаять зур – 14-15 процент урынына 27-28 процент тәшкил иткән орлыкны да киптерергә элеваторга тапшыралар.

– Аның да “Ак Барс” холдинг компаниясе карамагында булуы безнең өчен зур плюс. Югалтулар, чыгымнар бөтенләй уңышсыз калу түгел инде, –  ди Радик Гыйсмәтов. Шулай уртак көч белән авырлыкларны ера-ера көйле һава торышына өметләнә авыл хезмәтчәннәре. Алда аларны урактан тыш та бик күп эшләр көтә. Туфрак әзерлисе, көзге чәчүне үткәрәсе, шикәр чөгендерен казып аласы, терлекләрне кышлатуга күчерәсе бар.

Ранис Габитов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

Соңгы ике атна эчендә яңгырлар ай ярымлык норма күләмендә яуды. Шул сәбәпле барлык хуҗалыкларда урып-җыю эшләре тоткарлана. 13 августка 52 мең гектарда игелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 9 мең гектары, ягъни 17 проценты гына җыеп алынды. Аерым культуралардан  борчакның 58, арпаның – 32, көзге бодайның 24 проценты суктырылды. Кайбер хуҗалыкларда язгы бодай кырына да чыктылар. Хуҗалыклар арасында урак темпы “Авангард” агрофирмасында югары – эш барлык мәйданның 40 процентында төгәлләнгән. “Коммуна”да бу сан 31, “Заря”да 25 процент тәшкил итә. Ындыр табакларына барлыгы 28790 тонна ашлык кайтарылды. Бүгенге көнгә һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 33,1 центнер тәшкил итә.

Һава торышы көйләнүгә район буенча 141 комбайн кырларны иңләячәк. Бу бер комбайнга 367 гектар йөкләнеш туры килә, дигән сүз. Уракны тиз арада, югалтуларсыз җыеп алу өчен мөмкинлекләр югары – техника төзек, комбайнчылар җитә, ягулык-майлау материаллары белән проблемалар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International