Татарстан Республикасы җитәкчелеге социаль объектларны капиталь ремонтлауның сыйфатын бәяләде

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, район башлыгы Марат Җәббаров озатуында, социаль объектларда булдылар һәм аларда үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфаты белән таныштылар. Алар "Батыр" спорт мәктәбендә, Буа шәһәренең Ленин урамы буенча яңартылган бинада, реконструкциядән соң мәктәптән тыш эшләр үзәге шунда күчте, булдылар. Шулай ук дәрәҗәле кунаклар «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»Федераль проекты кысаларында төзелгән яңа скверны бәяли алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International