Федераль салым хезмәте искә төшерә

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) порталында  (www.gosuslugi.ru) алу мөмкинлеге турында хәбәр итәбез. Шул исәптән физик затлар тарафыннан салым һәм салым түләүләре буенча бурычлар булу турында мәгълүмат алу, салым декларациясе тапшыру; юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны теркәү, салым түләүчеләргә гамәлдәге салымнар һәм җыемнар турында, салымнар һәм җыемнар турындагы законнар һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актлар, салым һәм җыемнарны исәпләү һәм түләү тәртибе, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, салым органнары һәм аларның вазыйфаи затларының вәкаләтләре турында мәгълүмат бирү, шулай ук салым хисаплылыгы формаларын бирү һәм аларны тутыру тәртибен аңлату һәм башкалар.

Федераль салым хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеге белән  www.gosuslugi.ru сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования