Мөһим мәгълүмат, диспансерлаштыру ел саен үткәрелә

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның 6 маеннан профилактик медицина каравы һәм 18 яшьтән өлкәнрәк халыкны  диспансерлаштыру үткәрүнең яңа тәртибе гамәлгә керде. Әгәр моңа кадәр диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелсә, хәзер бу тәртип 18дән 39 яшькә кадәргеләр өчен генә гамәлдә калды.  40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар аны ел саен үтә ала. Профилактик медицина каравы һәм диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында 18дән 64 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен түбәндәге бердәм медицина чаралары каралган. Алар анкеталаштырудан, гәүдә авырлыгы индексын исәпләүдән, артериаль кан басымын үлчәүдән, канда гомуми холестерин, глюкоза күләмен ачыклаудан, 39 яшькә кадәргеләрнең йөрәк-кан тамырларының чагыштырмача рискын, 40тан 64 яшьтәгеләрнең абсолют рискын ачыклаудан, 2 елга бер тапкыр флюорография узудан, 35 яшьтән 64 яшьтәгеләр өчен электрокардиография үткәрүдән, 40тан 64 яшьтәгеләр өчен күз басымын үлчәүдән һәм канның гомуми анализын алудан, тирене, иреннәрне, авыз куышлыгын тикшерүдән, калкансыман бизне, лимфа төеннәрен пальпацияләүдән, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 2 елга бер мәртәбә тизәкне яшерен канга тикшерүдән, 45 яшьтә эзофагогастродуодендоскопия (ЭГДС) үткәрүдән һәм табиб-терапевт кабул итүдән гыйбарәт. Моннан тыш аерым процедуралар да бар.  Ир-егетләр  45, 50, 55, 60 һәм 64 яшьләрдә канда простата-специфик антигенны ачыклауга анализ тапшыралар. 39 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен фельдшер яисә табиб-акушер каравы, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 2 елга бер тапкыр сөт бизләренә маммография үткәрү кертелгән.

65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен әлеге исемлек берникадәр кыскарак. Ир-егетләргә дә, хатын-кызларга да йөрәк-кан тамырларының чагыштырмача һәм абсолют рискын билгеләү чаралары һәм ЭГДС үткәрелми. Ир-атларга тагын канда простата-специфик антигенны ачыклауга анализ тапшырырга кирәкми.

Граждан диспансерлаштыруга кадәр бер ел алдан яисә аны үтү елы дәвамында флюорография, күкрәк читлеге органнары рентгенографиясе яисә компьютер томографиясе үткән булса, үпкә флюорографиясе узарга кирәкми. Профилактик медицина каравы һәм диспансерлаштыру вакытында алдан үткәрелгән (бер елдан да алдарак түгел) һәм медицина документлары белән расланган медицина каравы, диспансерлаштыру нәтиҗәләре исәпкә алына ала. Әмма кабат медицина чаралары үткәрү өчен медицина күрсәткечләрен раслаучы авырулар симптомнары табылганда түгел.

Буалыларга диспансерлаштыруны үз вакытында үтү мөһимлеген дә исләренә төшерәсебез килә. Мондый медицина каравы иң беренче чиратта инвалидлыкка һәм вакытсыз үлемгә китерүнең төп сәбәбе булган хроник инфекцияле булмаган авыруларны ачыклауга юнәлтелгән.

Диспансерлаштыру узуга яшәү урыны буенча поликлиникага  үзбуйлап яисә иминиятләштерү медицина оешмасы хезмәткәре чакыруы буенча  килергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International