"Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсе сентябрьдә үткәрелә.

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Быел "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсе 2019 елның 6-29 сентябрендә узачак. Өмәгә катнашырга һәм шәһәрне, бистәне, мәктәпне, паркны, ишегалны җыештырырга һәркем, яшенә, җенесенә, һөнәренә карамастан, кушыла ала. Өмәнең максаты-экологик куркынычсызлык, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатькә сак караш мәсьәләләре борчый торган кешеләрне берләштерү. Бу һәрберебез өчен дә яхшы эшнең аерылгысыз өлеше булырга һәм дөньяны безнең тирә-юнебездә чистарак һәм куркынычсызрак итәргә мөмкинлек!

Әйтергә кирәк, узган ел "Яшел Россия" чарасына илебезнең 85 төбәгеннән 10 миллионнан артык кеше кушылган.

Чара турында тулырак мәгълүмат белән «Яшел Россия» гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәтенең рәсми сайтында (http://genyborka.ru)танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования