Театраль чара кысаларында Буага «HighFest» Халыкара фестивале җитәкчесе Артур Гукасян киләчәк

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

23 август көнне Буа дәүләт драма театрында Россиянең әйдәп баручы театр әһелләре катнашында "Дөнья театры контекстында заманча милли театр " дигән темага түгәрәк өстәл узачак. Чараның төп темалары булачак:

- Россия театр контекстында милли театр урыны: үсеш перспективалары;

- Кече шәһәрләр театрлары: проблемалар һәм перспективалар. Грантлар беткәч нәрсә булыр?;

- театрларны берләштерү: перспективалар һәм проблемалар.

Түгәрәк өстәл кысаларында «HighFest» Халыкара фестивале җитәкчесе, арт-менеджмент һәм мәдәни сәясәт буенча белгеч, Лондон Метрополитен университеты һәм Ереван дәүләт театр һәм кино институты профессоры, Әрмәнстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Артур Гукасян белән очрашу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International