Буалылар ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектлары турында фикер алышуда актив катнашалар

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында Гагарин урамы, 1, 1А адресы буенча күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән очрашу узды. Йортларда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин, Ринат Гайзатуллин, шулай ук Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров белән булачак ишегалды проекты турында фикер алыштылар. Шәһәр халкының барлык теләкләре һәм тәкъдимнәре булачак ишегалды проектның схемасына кертелде.

Безнең ишегалды» проекты республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, татарстанлыларның ишегалды территорияләрен төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итүләре белән бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында ТР төзелеш һәм архитектура министрлыгы халык белән очрашуларда фикер алышына һәм эшләнеп бетерелә торган типлаштырылган проектлар эшләде. Биш ел эчендә Татарстанның барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә күпфатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International