Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 11320 гектарда, ягъни барлык мәйданның 21,9 процентында җыеп алынган. Аерым культуралардан борчакның 70, арпаның – 38, көзге бодайның – 33, язгы бодайның 7 проценты суктырылган. Ындыр табакларына барлыгы 36520 тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 32,3 центнерга тиң.
Хуҗалыклар арасында лидерлык “Авангард” агрофирмасында. Биредә игенчеләр үстерелгәннең яртысын, “Коммуна”да – 36, “Заря”да – 33, “АгроНур”да 28 процентын җыеп алдылар.
Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 355 гектар мәйданнан 946 тонна салам җыелган, көзге чәчү өчен 6082 гектар туфрак әзерләнгән, 4610 тонна орлык салынган.