“Чиста сайлаулар өчен” корпусы күзәтүчеләрне укыта

2019 елның 16 августы, җомга

12 августтан “Чиста сайлаулар өчен” корпусы Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте күзәтүчеләрен укыта башлады. Казанда берничә мәйданчык эшли. Шуларның берсе – Казан шәһәре, Профсоюз урамы 12/16 йорт адресы буенча урнашкан корпусның төбәк бүлеге штабы. Корпус вәкилләре лекцияләр барлык тыңлаучылар өчен ачык булачак, дип белдерә, әмма өстенлек югары юридик белемле тыңлаучыларга һәм югары уку йортларының юридик факультетлары студентларына биреләчәк.

Уку курсына сайлау участокларында төрле вакытта төрле сайлауларда булган конкрет кейсларны тикшерү буенча семинарлар һәм гамәли дәресләр кер-телгән. Укуларда шул исәптән күренекле Россия юристлары тарафыннан сайлау хокукы өлкәсендә эшләнгән методик кулланма материаллар да кулланыла.

– Корпустан күзәтүчеләрнең эш принцибы — барлык партияләр һәм кандидат-ларның сәясәтен, тәртибен күзәтеп, канун бозуга юл куймыйча, тигез дистанция саклау, – дип аңлата Татарстан Республикасында “Чиста сайлаулар өчен” Корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов. – Безнең максат – күзәтүчеләрне сайлаулар процессының легитимлыгын күзәтергә өйрәтү.

Корпустан күзәтүче административ хокук бозу составы принцибы буенча хокукый бәяләүдә гамәли күнекмәгә ия булырга тиеш. Моннан тыш, Корпус күзәтүчеләре сайлау участокларында провокация һәм үзләренә басым ясау очрагына махсус әзерлек узачак. Киләсе атнада НОМ24 бәйсез иҗ-тимагый мониторинг платформасында барлыкка килгән һәм 8 сентябрьдә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узачак барлык Россия төбәкләрендәге участокларда һәм сайлау комиссияләрендә барган вакыйгаларны чагылдыручы Хәбәрләр картасы тәкъдим ителәчәк. “Чиста сайлаулар өчен” Корпусының Татарстан координаторы сүзләренә караганда, бүген ул  Россиядә сайлаулар барышын күзәтү буенча бердәнбер платформа. Анда хокук бозулар турында тикшерелгән мәгъ-лүматлар гына чагылдырылган. Ресурс администраторларына Татарстандагы вакыйгалар турында мәгълүматны “Чиста сайлаулар өчен” Корпусының төбәк бүлеге бирәчәк.

–НОМ24 Хәбәрләр картасының төп аермасы – анда урнаштырылучы мәгълү-матның 100 процент дөрес булуы, – ди Павел Соломонов. – Алдагы сайлауларда төрле төбәкләрдә гүяки хокук бозулар бар, дигән мәгълүмат урнаштыру очраклары булды. Әмма урынга безнең мобиль бригадалар чыгып, алар биргән материалларга эксперт бәясе узганнан соң, мәгълүматларның классик фейк булуы ачыкланды.   

Сайлауларга бер атна кала, 2 сентябрьдә Корпусның Татарстандагы Ситуацион үзәге ачылачак. Анда Корпус күзәтүче-ләре турыдан-туры сайлау участокларыннан җибәрүче мәгълүматлар, шул исәптән Корпус күзәтүчеләре төшергән фото һәм видеоматериаллар агылачак һәм эксперт-хокукый бәяләве узачак. Ситуацион үзәктә шулай ук эксперт төркеме, сайлау хокукы һәм процесс Үзәге вәкилләре, шулай ук массакү-ләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр белән эшләү буенча хезмәт-челек эшләячәк.

VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак. Тавыш бирү көнендә республикада 2,8 меңнән күбрәк сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларда һәр сайлау участогында партияләрдән, бер мандатлы кандидатлардан һәм иҗтимагый оешмалардан 25кә кадәр күзәтүче эшләр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International