Медицина мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе). Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын «Skype»программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка медицина тематикасы буенча сорау белән мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки районда җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International