Үзмәшгульләр өчен Кайнар линия

2019 елның 17 августы, шимбә

«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс экспертлары (http://provbiz.ruэшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга түләүсез консультацияләр күрсәтәләр, «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив җавап бирәләр.

«Тикшерелгән бизнес» ресурсның "Кайнар линия" телефоны 8 800 222-37-22.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салым сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International