"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында 17 яшь буалы канцтоварлар белән букчалар алды.

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Буа муниципаль районында ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрерү  матур традициягә әверелде. Яңа мәктәп формасы, уку кирәк-яраклары һәм мәктәп тормышының алыштыргысыз атрибуты - ранец уку елы башланырга бер ай кала сатып алына. Әмма, кызганычка каршы, һәр гаилә баланы кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен матди мөмкинлеккә ия түгел. Шуңа күрә берничә ел дәвамында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре районның шәхси эшмәкәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, алар аз керемле гаиләләрдәге балаларга битараф калмый һәм аларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә булышылар.

"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 бала янына барып, аларга канцтоварлар тутырылган букчалар тапшырдылар. Алар балаларга иминлек, яңа тәэсирләр, тырышлык һәм нык сәламәтлек теләделәр. Үзәк хезмәткәрләре һәм ата-аналар барлык спонсорларга күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Моннан тыш, белгечләр гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан, гаиләләрне Россиядә төп илкүләм проектларның берсе – «Демография»белән таныштырдылар. Психологлар ата-аналар белән үсеп килүче буынны әхлакый яктан тәрбияләү һәм гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлтелгән әңгәмәләр уздырдылар, аеруча Гаилә һәм бала шәхесен формалаштыру өчен гаилә мөнәсәбәтләренең мөһимлегенә игътибар иттеләр, чөнки гаилә балалр өчен үз-үзеңне тоту үрнәге булып тора. Соңыннан барлык ата-аналарга "Минем гаиләм" темасына белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International