#"Минем Татарстан" квесты старт алды.

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Туган республикабыз турында белеме өчен һәркем приз  ота ала! Татарстан отурында теләсә нинди сорауга җавап бирә аласызмы? Ә бәлки, киресенчә, яраткан республикабыз турында белемнәрегезне киңәйтергә телисезме?  #Минем Татарстан мавыктыргыч квестына кушылыгыз, әйбәт призлар алыгыз һәм туган як турында яңа кызыклы фактлар белегез!!!

#МинемТатарстан квесты --ул онлайн-викторина, анда сезнең республика турындагы фактлар белән таныш булуыгызны  күрсәтеп кенә калмыйча, моның өчен кыйммәтле бүләкләр дә алырга мөмкин.

Квест сайтында һәр көн 19:00 сәгатьтә www.tatquest.ru 8 сораудан торган «көн уены» эшли башлый. Сораулар Татарстан Республикасы тарихына, мәдәниятенә, географиясенә, гореф-гадәтләренә һәм башка кызыклы фактларга багышланган. Мәсәлән: "Казан гербындагы һәм флагындагы мифологик җан ничек атала?" яки " Шишкин музей-йорты кайсы шәһәрдә урнашкан?» , катлаулырак мәсьәләләр дә булырга мөмкин.

Шуңа өстәп, көн саен "Көн квесты" уза. Катнашучыларга Безнең республика белән бәйле гади биремне үтәргә (Татарстан турында темага аерым фото яки видео ясарга) һәм #МинемТатарстан һәм #ТатКвест хэштеглары белән социаль челтәрләрдә фото яки видео бастырып чыгарырга кирәк.

Квестларда иң күп балл җыйган һәм сорауларга дөрес җавап биргән катнашучыларны призлар һәм бүләкләр көтә!

Тулырак мәгълүмат  www.tatquest.ru сайттында, проектның социаль челтәрләрендә дә: https://vk.com/tat.quest, https://www.instagram.com/tat.quest/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International