Эшләгән кешене кадерләргә кирәк

2019 елның 23 августы, җомга

Районда урып-җыюның иң кызган чагы бүген – игеннәрнең алтын диңгезе кечерәйгәннән кечерәя. Сарсаздан фермер Илдус Хәйретдинов хуҗалыгында да бөртеклеләрне суктыру ахырына якынлашып килә. Чәршәмбе, 21 август көненә 220 гектарда арпаны, 370 гектарда игелгән язгы бодайның яртысыннан күбрәген җыеп алганнар иде инде. Илмаз Кәлимуллин, Искәндәр Хәсәнов, Фәнил Краснов, Рамил Мифтахов авыл янындагы 60 гектарлы бодай басуында эшлиләр. Башаклар тулы күренә.

– Монда башка кырларга караганда уңыш берникадәр азрак – һәр гектардан уртача 35 центнер тирәсе чыга. Арпадан 40 центнер алдык. Башка бодай кырларында да шулай ук булды, – ди фермер. Әле тагын да күбрәк буласы булган – августның беренче яртысында туктаусыз яуган яңгырлар аны азрак киметкән. Ә менә 200әр гектардагы шикәр чөгендереннән һәм көнбагыштан ул быел әйбәт булырга охшаган. Югалтуларсыз җыеп алырга һава торышы гына уңай килсен. Бодай басуында исә тагын ике-өч көнлек эш калган.

– Дүрт комбайн белән көненә 100 гектарга кадәр мәйданда суктыра алабыз. Әлегә көннәр коры, эссе тора, шуңа да ашыкмыйбыз, кырга бөртеклеләрнең дымлылыгы тиешле нормага җиткәч кенә чыгабыз, – ди фермер. Комбайнчы Илмаз Кәлимуллин махсус прибор белән аны безгә дә үлчәп күрсәтте – экрандагы күрсәткеч 13 процентка тиң иде. Мондый игенне инде чистартканнан соң турыдан-туры амбарга салалар. 1700 тонна ашлык аларда үз урынын алган инде. Кырдан тагылмалы ике “КамАЗ” автомобиле белән Рафыйк Хәйретдинов һәм фермер үзе ташып торган игенне ындыр табагында көннекен көнгә диярлек чистартып өлгереп баралар. Анда нигездә шушы һәм тирә-як авыллардан җәйге каникулда булган студентлар эшли.

– Иртәнге сәгать алтыдан башлыйбыз. Кичке сигез-тугызларга кадәр эшлибез. Акчаны әйбәт түләгәч, арыганлык да сизелми. Көненә 2 мең сум хезмәт хакы тагын кайда бирәләр?! – ди ветеринария техникумында белем алучы Наил Хәмитов. Механизаторлар да эш шартларыннан канәгать. Түләү дә әйбәт, ашату да яхшы. Соңгысы хатыны Фиразия карамагында. Ике яклап туганнары да булыша. Бергәләп, кырдагыларны, ындыр табагындагыларны көненә ике тапкыр кайнар ризык белән сыйлыйлар.

– Эшләгән кешене кадерләргә кирәк. Хезмәтләре бер дә җиңел түгел бит. Мин үзем дә гади автомобиль йөртүчедән авырлык белән күтәрелдем. 52 гектардан башладым, –  ди фермер. Бүген аның  карамагында 1200 гектар җир бар. Пайчыларга бер пай җиренә 7 центнер чистартылган иген бирәчәк. Җирдә эшләү өчен 15 ел эчендә барлык кирәкле техниканы алган, төрле программаларда катнашып аларны ел саен диярлек яңартып тора. Шуңа фермер хуҗалыгына бер килгәннәр аннан китәргә теләми.

– Мөкерле авылыннан өченче ел килеп эшлим. Иртә яздан алып, кара көзгә кадәр биредә мин, – ди “К-700” тракторын иярләүче Сергей Аланов. Бүген ул комбайннар артыннан туфракны дискатор белән эшкәртеп бара. Аннан көзге чәчүгә керешәчәк. Анысын чиста пар җирләрендә 150 гектарда  үткәрергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International