Игеннәрнең яртысы җыелды

2019 елның 23 августы, җомга

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре югары темп белән дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 24425 гектарда, ягъни барлык мәйданның 47,3 процентында җыеп алынган. Ындыр табакларына барлыгы 76746 тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 31,4 центнерга тиң.

“Авангард” агрофирмасында үстерелгәннең чиреген генә җыясы калды. “АгроНур”да игеннәр барлык мәйданның 64,8,  “Ямбулат” та – 61,2, “Заря”да 57 процентында суктырылган. “Экваторны” “Алан”, “Коммуна”, “Дружба” җәмгыятьләре узган. Фермер хуҗалыкларында бу күрсәкеч 32,8 процентка тиң. 

Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 5554 гектар мәйданда 2944 тонна салам җыелган, 9102 гектарда көзге чәчү өчен туфрак әзерләнгән, 2780 гектарда туңга сөрү үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International