Буа районында төзекләндерелгән чишмә ачылды.

2019 елның 23 августы, җомга

Кичә, 22 августта, Буа муниципаль районының Килдураз авылында икенче төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булды. Әлеге чишмәне төзекләндерүнең инициаторы "Коммуна" җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе, мәрхүм Җәүдәт Хөсәеновның улы Айрат булды. Эшендә авыл халкы да, олысы да, кечесе дә ярдәм итте, бу эштә беркем дә читтә калмады.

Чишмә ачу уңаеннан оештырылган бәйрәмдә авыл халкы өчен чәй табыны әзерләнгән иде, пылау пешергәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International