Районда диспансерлаштыруга 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны китерү буенча мобиль бригада апробация узды

2019 елның 23 августы, җомга

"Демография" милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында районда авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру үткәрү өчен мобиль бригада эшли башлый. Шушы көннәрдә китереп җиткерү процессын апробацияләү булды. Кыят фельдшер-акушерлык пунктына диспансеризация үткәрү өчен 4 торак пункттан 20 граждан китерелде. "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм медиклар бердәм эшләделәр. Өлкән яшьтәге гражданнар канәгать калдылар, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

2019 елның сентябреннән декабренә кадәр "мобиль бригада" тарафыннан 8 фельдшер – акушерлык пункты һәм "Буа район үзәк хастаханәсе " ДАССОсына авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 1 345 буалыны китерү планлаштырыла.  Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, проект 65 яшьтән өлкәнрәк һәр кешенең диспансерлаштыруны узуына юнәлдерелгән. Иң беренче чиратта, автомобильләр ерак авыл җирлекләрендә эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International