Район педагогларының август киңәшмәсе узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Кичә, 28 августта, Мәдәни үсеш үзәгендә район педагогларының август киңәшмәсенең пленар утырышы узды, анда республика Дәүләт советы депутаты Р.Р. Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Л. М. Әхмәтҗанова, Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров катнашты. Конференция эшендә шулай ук Буа муниципаль районы оешмалары җитәкчеләре, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, район мәктәпләре директорлары һәм укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү һәм балалар бакчалары педагогик хезмәткәрләре катнашты. Фән секцияләрендә районның 900гә якын педагогик хезмәткәре катнашты. Секцияләр һәм киңәшмәләр эше кысаларында «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыруның, мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре каралды, тәрбия һәм өстәмә белем бирүнең үсеш юнәлешләре билгеләнде.  Утырыш кысаларында 9 яшь укытучыны котлау булды, аларны педагогик хезмәт ветераны Г.В. Исмәгыйлева котлады.

Мәгариф өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, ветеран-юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International