Буа районына Татарстанның монополиягә каршы хезмәте киләчәк

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 5 сентябрендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү узачак һәм сәнәгать мәйданчыгында булачак.

Чара 8 сәгатьтә башлана-бу вакытка монополиягә каршы органның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эше башланып китәчәк, ул Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а адресы буенча урнашкан район хакимияте бинасында оештырылачак.

Сәфәр кысаларында Андрей Розенталь ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул итүдән соң журналистлар өчен брифинг булачак. Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә 8 (843) 236-20-61 телефоны буенча (элемтә өчен: О. А. Ефимова), to16_43@fas.gov.ru электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин,  йә район хакимиятенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International