Игътибар, конкурс

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

2019 елда Конкурс 15 номинация буенча үткәрелә:

"Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен";
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен";
"Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эштә җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен";
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эштә җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен";
 Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен";
"Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру";
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру";
"Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен";
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен";
- Югары социаль нәтиҗәлелек буенча кече оешма;
- Территорияләрнең социаль проблемаларын чишүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
- Инвалидларны оешмаларга эшкә урнаштыру өчен.

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә башкарыла.

Конкурста Россия юридик затлары, оештыру-хокукый формасына, милек рәвешләренә һәм гамәлгә ашырыла торган икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә, шулай ук аларның филиаллары да катнаша ала.

Хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары һәм тяжбалары булган оешмалар конкурсында катнашуга рөхсәт ителми.

Татарстан Республикасының министрлар Кабинетының 2010 елның 2 апрелендәге 519-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында Конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора.

Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр, конкурсны үткәрү буенча методик рекомендацияләрдә каралган тәртиптә кабул ителә.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International