Хәйрия буалылар тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә

29 август 2019 ел., пәнҗешәмбе

Мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны буалылар даими рәвештә үткәрә. Бу инициатива районда матур традициягә әверелеп бара. Шулай итеп, Шәһәр көне алдыннан Буа муниципаль районы хәйриячеләре опекунлыкка һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә иганә ярдәме күрсәткәннәр. Бүген алар исеменнән өч гаиләгә спорт товарлары алу өчен сертификатлар, бер гаиләгә ноутбук тапшырылды, әлеге категория гаиләдәге ике бала «Артек» һәм «Орленок»балалар лагерьларында ял итү мөмкинлегенә ия булды.

Буалылар хәйрия акцияләрендә актив катнашалар, мәсәлән, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясендә катнашалар, аның барышында аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге беренче сыйныф укучыларына, ятим балаларга мәктәп кирәк - яраклары тутырылган букчалар тапшырыла. Быел беренче сыйныфка 525 бала барачак.

Бу изге эшкә хәлләреннән килгәнчә өлеш кертүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, чөнки хәйрия һәрвакыт кешенең иң яхшы сыйфатлары белән аерылып торды. Аларның актив тормыш позициясе тирә-юньдәгеләр өчен яхшы үрнәк булып торыр һәм кешеләрдә игелек кылырга омтылышны ныгытыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования