"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге яңа автомобиль алды

2019 елның 30 августы, җомга

Казанда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне республиканың медицина оешмаларына илтү өчен билгеләнгән Татарстан халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Автотранспорт сатып алу «Демография» милли проектынның «Өлкән буын» проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора. ⠀

Буа муниципаль районының «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәге "LADA Largus" автомобиле ачкычын алды. ⠀ LADA Largus базасында LADA KUB модельле «социаль такси» автотранспорт чарасы федераль бюджеттан республикага бүлеп бирелә торган акчага сатып алынды. Автомобильнең сыйдырышлыгы-5 пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскада яшәүче гражданин өчен бер урын. Автомобильнең махсус версиясе аппарель белән җиһазландырылган, аның буенча пассажир автомобильгә коляскасы белән бергә керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International