Шәһәр һәм район мәктәпләрендә бүген тантаналы линейкалар узды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрь-көтеп алынган бәйрәм! Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә бүген тантаналы линейкалар узды. Районда кабат белем алырга 4672 укучы китте, шуларның 525е-беренче сыйныф укучылары.

Буа шәһәренең 2 нче лицее укучыларын котларга мәртәбәле кунаклар: Республика Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров килде.

Алар лицей укучыларына һәм укытучыларына югары казанышлар һәм зур җиңүләр теләделәр.
"Алда-уңышлар, шатлыклар һәм мәшәкатьләр белән тулы яңа уку елы, җитди уку елы, кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алу, талантларны һәм сәләтләрне үстерү.  Укытучы һәм укучы һәркем өчен ул белем, иҗат һәм яңа ачышлар белән тулы булсын», - дип билгеләп үтте Марат Азатович.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Белем көне уңаеннан район җитәкчелеге катнашында 32 мәктәптә тантаналы линейкалар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International