Ветеринария техникумында Алмаз Хисаметдинов катнашында Белем көне узды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Буа ветеринария берләшмәсе башлыгы Булат Шәкүров Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнаштылар. Кунаклар Буа ветеринария техникумы студентларын һәм укытучыларын яңа уку елы башлану белән котладылар. Бүгенге көндә иң борынгы махсус уку йортында 8 белгечлек буенча 658 белгеч белем ала, шул исәптән 89 ветеринар.  Алар өчен барлык шартлар да тудырылган, агымдагы елда уку корпусына капиталь ремонт ясалган, тулай торакны ремонтлау эшләре башланган. ССУЗ студентлары үз белгечлекләре буенча уңышлы гына белем алып кына калмыйча, районның иҗтимагый тормышында да актив катнашучылар булып торалар. Техникум волонтерлары 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатын оештыруда һәм үткәрүдә катнаштылар. Тантаналы чара барышында Марат Азатович аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International