Халык игътибарына, халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча мәгълүмат!

3 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

ТР Буа муниципаль районының Буа шәһәре муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү  проекты буенча ачык тыңлаулар нәтиҗәләре турында хәбәр 

2019 елның 27 августында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Анда шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, "Бердәм Россия" сәяси партиясе вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.

Гавами тыңлауларны уздыру комиссиясе рәисе Зайцева С. А. алып барды, ул Буа муниципаль районы Уставына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды. Буа муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы проектны халык алдында тыңлауларда катнашучылар хупладылар, аны Буа шәһәр Советының даими комиссияләренә тапшырырга, Буа шәһәр советына Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы проектны карарга һәм икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования