Буа шикәр заводы сезонны ачты.

2019 елның 6 сентябре, җомга

Бүген Буа шикәр заводы күрше районнар агрофирмаларыннан китерелгән чималның беренче партияләрен кабул итте. Традиция буенча сезонны ачу тантанасы " Ак Барс "холдингының генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәнис Габитов, дин әһелләре катнашында узды. Алар барысы да җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә уңышлар теләделәр.

Заводның генераль директоры Валерий Погребной хәбәр иткәнчә, предприятиенең чөгендер кабул итүгә һәм эшкәртүгә тәүлегенә 6 мең тоннага кадәр әзер.

Быел уңыш яхшы. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәнис Габитов әйтүенчә, кимендә 300 мең тонна татлы тамыр алыныр дип көтелә, район хуҗалыкларында чөгендер утыртуның гомуми мәйданы 9 мең гектар тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International