Авыл башкарма комитеты бинасы ачылышы Әгъзам Гобәйдуллин катнашында узды

6 сентябрь 2019 ел., җомга

Бүген Буа муниципаль районында Түбән Наратбаш авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасын ачтылар. Тантаналы чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, район башлыгы Марат Җаббаров һәм Түбән Наратбаш авыл җирлеге халкы катнашты.

Түбән Наратбаш авыл җирлеге-Буа муниципаль районының иң зур авыл җирлеге. Түбән Наратбашта 1502 кеше яши.

Башкарма комитет бинасын төзү республика җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү республика программасы буенча башкарылды. Ул уңышлы гына авыл үзәгендә, мәдәният йорты һәм мәктәп янында урнашкан.  Биредә 3 иркен кабинет бар, аларда җирлек башлыгы һәм хезмәткәрләр җирле әһәмияттәге төрле мәсьәләләрне хәл итәчәк һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования