Район яшүсмерләре "Терроризм-җәмгыятькә янау" темасына дискуссиядә катнаштылар

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре яшүсмерләр белән терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән 3 нче номерлы социаль участокта төркемле дәрес уздырганнар.

Үзәк белгечләре " Терроризм-җәмгыятькә янау" дигән мини-лекция белән чыгыш ясадылар. Соңыннан балаларга «Бесланда һәлак булганнар истәлегенә» дигән видеоролик күрсәтелде. Яшүсмерләр террористик һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә карата түземсезлек атмосферасын булдыруга юнәлтелгән дискуссиядә актив катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга терроризм куркынычы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылды.

Чараны оештыручы фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләрдә саклык чаралары һәм аларны бозу нәтиҗәләре, террорчылардан саклау алымнары турында күзаллау формалаштыра, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтә, яшьтәшләренә һәм якыннарына карата дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International